Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад өлкәсенә караган яңа төзеләчәк ике министрлыкны кем җитәкләр?


Ремпублика президентының Татарстанда иң дәрәҗәлеләрдән саналган ике министрлыкны бетереп, аның урынына яңаларын төзергә дигән тәкъдиме турында узган тапшыруда хәбәр иткән идек. Бүген инде күп кенә мәгълүмат чаралары яңа төзелечәк идарәләрнең хуҗалары итеп кемнәрне билгеләрләр икән дип фаразлый башлады. Вечерня Казань гәҗите язуынча бүгенге көнгә кадәр эшләп килгән ике министрлыкның да дәрәҗәсе зур. Бу идарәләрнең берсе белән премьерның беренче урынбасары Борис Павлов үзе җитәкчелек итүе күп нәрсәне әйтә. Икенче министрлык шулай ук мөһим, аны республикада иң көчле министрлардан саналган Хафиз Салихов җитәкли, өстәвенә ул, президент эшләре белән идарә итүче Җәүдәт Салиховның абыйсы да.

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2 идарә беренчесе икътисад министрлыгы, биредә инде күренгәнчә сәнагать сүзе юк, икенчесе сәүдә һәм сәнагать министрлыгы барлыкка киләчәк. Гәҗиттә язылганча, Сәнагатьсез, икътисад – йөземсез гөбәдия кебек, шуңа күрә министр Борис павлов үз урынында калса, аның мөмкинлекләре тарая диелә. Өстәвенә Павлов урынына бүгенге көндә Яшел үзән фанер заводы директоры, Камаз ширкәте җитәкчесе Сергей Когонинның энесе Александр Когонин билгеләчәк дигән хәбәр әйтелә. Сергей Когонин үзе дә 90нчы елларда бу минисртлыкны җитәкләгән һәм ул вакытта иң көчле министрлардан саналган.

Сәүдә һәм сәнәгать министрлыкның җитәкчесе булса Хафиз Салиховның мөмкинлекләре киңәя. Дөрес бүген дәүләт сәүдәсе юк дәрәҗәсендә, чит илләр белән элемтәләрне дә инде күптән җитештерүче як үзләре көйли, ә менә республика сәнагать өлкәсендә эшлисе эшләр күп әле.

Искә төшерик Минтимер Шәймиевнең яңа тәкъдиме 5 июльдә узачак дәүләт шурасы утырышы раслануына чыгарылган.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG