Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Думасы Казан-Мәскәү килешүен хуплады


Русиянең Дәүләт Думасы Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүен хуплады. Документта Русия Федерациясе хөкүмәте һәм Татарстан министрлар кабинеты икътисад, экология, мәдәният белән бәйле булган, шулай ук төбәкнең башка үзенчәлекле мәсьәләләрен бергәләп хәл итүе каралган. Бу килешү нигезендә Татарстан хакимияте, республика халкы паспортларына төбәкнең гербы төшерелгән, татарча язылган өстәмә ябыштырма бит өстәргә хаклы булачак. Шуның өстенә документта каралганча, Татарстан президенты урынына Русия президенты тәкъдим иткән нәмзәт рус телендә генә түгел, татарча да сөйләшә белергә тиеш булачак. Бу килешү 10 елга төзелгән. Документны хуплап 259 депутат тавыш биргән, 119 депутат каршы булган.
XS
SM
MD
LG