Accessibility links

Федераль милекне шартлату


Башкортстан элемтәчеләре федераль милекне шартлатты. Сүз “Радио-Коминтерн” җиһазлары турында бара. 1941нче елда барлык Европага тапшыручы Русия радиосы Ногинский шәһәреннән Уфага эвакуацияләнгән булган. Ул бүгенгә кадәр федераль милек булып санала. Шулай булуга карамастан, узган ял “Башинформэлемтә” ширкате андагы дүрт тапшыру антеннасын шартлаттырды. Эш шунда, 2002нче елдан җиһазлар белән рөхсәтсез әлеге ширкәт файдаланган булган. Бушаган урында торак йортлар салырга җыеналар.70 гектарны биләгән бу җир 200 миллион сум тора.

Русия президентының фәрманы буенча 2001нче елда Русия телевизион һәм радиотапшыру челтәре ширкәте төзелгән иде. Фәрманга ярашлы Уфада шартлатып юкка чыгарылган корылмалар шул ширкәткә карый. Әлеге ширкәт җитәкчесе килеп туган хәл уңаеннан Идел буе федераль округы башы Коноваловка хат җибәргән. Шулай ук мәхкәмәгә документлар әзерли башлаганнар. “Башинформэлемтә” җитәкчеләре комментарийлар бирми.

XS
SM
MD
LG