Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елга Казанга Ислам илләреннән галимнәр җыелачак


Танылган галимнәр Көнбатыштан чыга, мөселманнар арасында ачышлар ясаган шәхесләр бик аз дигән сүзләр йөри Русиядә. Бу мөгаен Ислам дөньясын начар белгәнлектән, элемтәләр булмаудан туган фикердер. Тиздән әлеге сүзләргә нокта куелыр төсле, чөнки киләсе елга Казанга Ислам дөньясы Фәннәр академиясенең вәкиләре җыелачак. Әлеге чара хакында сөйләшү максатыннан һәм танышу нисбәтеннән бу көннәрдә Казанга Ислам фәннәр академиясенең вәкилләре килде. Ислам Бөтендөнья Фәннәр Академиясе 1984нче елны оешкан. Хөкүмәттән тыш һәм сәяси булмаган әлеге оешма төрле Ислам илләрендәге галимнәрне берләштерә. Ягъни фән белән шөгльләнүчеләрне үзенә туплый. Бүгенге көндә 30 илдән 100 кеше керә Ислам Фәннәр академиясенә. Казанга исә әлеге оешманың президенты, Иорданиянең элеккеге Хөкүмәт башлыгы Абдуссәлам Маджали җитәкчелегендә 5 вәкил килде. Алар киләсе елда Казанда Ислам Фәннәр Академиясе җыелышын уздыру уңаеннан Казан белән танышып китәргә карар кылганнар һәм конференциянең темасын билгеләү дә максат итеп куелган. Әлеге зур җыенны Казанда киләсе елның август-сентябрь айларында үткәрү күздә тотыла. Татарстан Фәннәр Академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазгаров хәзер программаның эшләнүен әйтте. Әмма инде хәзердән үк бу Халыкара чара энергетика , әйләнә-тирә мохитне - экологияне үстерү темасына багышланыр дип билгеләнә. Анда Ислам дөньясыннан гына түгел, ә башка эре илләрнең шушы өлкәдәге галимнәрен, Нобель премиясен лауреатларын да чакырып, фикер алышырга уйлыйлар. Конференциянең максаты - фәнне генә күтәрү түгел, ә икътисадны да алга җибәрү икән. Галимнәр аркылы республикада җитештерелгән машиналар, нефтехимия таурлары белән Гарәп илләре базарына чыгарга исәпли Татарстан җитәкчелеге. Пәнҗешәмбе көнне кунаклар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очраштылар. Абдуссәлам Маджали Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда, мондый чара аша Татарстан кабат бөтен Ислам дөньясында үзен таныта алачак дип әйтте. Абдуссәлам әфәнде үз иленең сәяси, икътисади, иҗтимагый тормышын бәян итте:

Бездә - Иорданиядә нефть тә, газ да юк. Безнең төп байлыгыбыз, ул кешеләр. Алар хезмәте нәтиҗәсендә илдә сәнәгать, мәгариф үсә. Бездә аеруча талантлы кешеләр яши һәм эшли.

Ислам Бөтендөнья Фәннәр Академиясе җитәкчесе Абдуссәлам Маджали озак вакытлар фәнни нигездә элемтәләр алга китмәде дип ассызыклады. Сәясәт фәнне каплый килде дип белдерде. Бүгенге көндә бары Төркия һәм Малайзияне генә фәнни үсеш алган илләр хисабына кертте. Иордания кунагы тәрәкыйять өчен һәр мөселман иле фәнни яктан үскән булырга тиешлегенә басым ясады һәм Ислам Фәннәр академиясе шул юнәлештә эш алып баруын белдерде. Әйтергә кирәк, Русия һәм Татарстан фәнни хезмәттәшлекне Көнбатыш илләр белән генә алып барды. Соңгы ике елда Ислам конференциясе оешмасы, Ислам үсеш банклары белән Татарстан инде элемтәләр булдырса да, фән юнәлеше аксый килде. Шул сәбәплеме, Ислам илләрендәге галимнәр Татарстанлылар өчен билгеле түгел.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG