Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы утырышы дәвам итә


Украина Югары Радасында Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасы Парламент Мәҗлесенең 16-нчы утырышы дәвам итә. Бүген анда энергия иминлеге мәсьәләләрен тикшерәләр. Пәнҗешәмбедә сессиядә катнашучыларны сәламләп, президент Виктор Ющенко илдәге вазгыять турында “5 ай элек бу залның яртысы буш иде. 200дән артык депутат 4 айга якын Югары Радага эшкә йөрмәде. Алар моның белән нәрсә әйтергә теләделәр микән? Бергәләп, барлык сорауларга да гадел һәм ачык итеп җавап бирергә кирәк. Бары шунда гына Украина тирән һәм катлаулы кризистан үзенә файдалы булган нәтиҗәне чыгара алачак,” диде. Югары Рада җитәкчесе Александр Мороз ассамблея рәисе Горан Леннмаркердан, Украинадгы кризисны конститиуция юлы белән хәл итәргә кирәк дигән тезисны утырыш резолюсиясенә кертүне сорады. Ленмаркер җавабында, Украинада демократия канунннары бозыла калса, бу хәл мөмкин булыр дип белдерде
XS
SM
MD
LG