Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума экстремизмга каршы яңа канунны хуплады


Русия Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта экстремизмга каршы көрәш турындагы канун проектын кабул итте. Канунга мәгълүмәт чараларының җаваплылыгы турында матдә кертелгән. Экстремист эшчәнлек нәтиҗәсендә мәхкамә карары белән ябылган, яки тыелган оешмалар турында язганда, җурналистлар бу хакта искәртергә тиеш булачак. Шулай ук экстремизм белән бәйле булган җинаятләр өчен җәза бирү дә катыланачак. Киңкүләм тәртипсезлекләр оештырган өчен мәсәлән, 12 елга төрмәгә эләгү мөмкин. Милли һәм дини нәфрәт сәбәпле ясалган хулиганлык чыгышлары өчен 6 елга иректән мәхрүм итәчәкләр.
XS
SM
MD
LG