Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бенедикт XVI латин телен киңрәк кулланырга рөхсәт итте


Рим папасы Бенедикт XVI дини йолаларда латин телен киңрәк кулланырга рөхсәт итте. Ул, бу адым католик чиркәүвен икегә аерыр һәм чиркәүнең үсешен тоткарлар дигән шикләнүләрне кире какты. Бенедикт XVI бу карар, традицияләрне яклаучыларның тәкъдименә теләктәшлек йөзеннән эшләнде, диде. 1960 елда Икенче Ватикан шурасы, дини укулар латинда түгел, ә җирле телләрдә алып барылырга тиеш дигән карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG