Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Мәскәү килешүе Федерация Шурасына тәкъдим ителә


11 июлдә 12 сәгат 30 минутта башланачак Федерация Шурасы утырышында 17-нче матдә булып торган тикшерүгә кертеләчәк мәсәлә, расларга тәгдим ителгән, Русия Федерасиясе белән Татарстан Республикасы арасында вәкәләтләрне бүлешү килешүен тикшерү булачак. Тыңлауларга бу канунны Федерация шурасының Федерация һәм регионнар сәясәте, конституция канунчылыгы, шулай ук җирле үзидарә, хокук һәм мәхкәмә мәсьәләләре комитетлары тәкъдим итәчәк. Бу мәсьәләдә төп чыгыш ясаучы- Федерация эшләре һәм регионнар сәясәте комитеты рәисе Рифкат Алтынбаев.
XS
SM
MD
LG