Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Думасы рәисе,“Местные” хәрәкәтенең гамәленә бәя бирүне сорый


Мәскәү Думасы рәисе Владимир Платонов, баш прокуратурага мөрәҗәгатү итеп, “Местные” дип аталган хәрәкәтнең күптән түгел генә үткәргән акциясенә бәя бирүне сорады. Июнь ахырында Мәскәү өлкәсендәге “Местные” оешмасы активистлары Мәскәүдә, урам кәгазьләре тараткан. Анда “Мөһәҗир машина йөртүчеләргә эшләргә бирмиячәкбез”, “Легаль булмаган таксилар безгә юл уңае түгел” дигән шигарьләр язылган булган. Платанов, аның ише акцияләр Конституциянең ватандашлар тигезлеге турындагы матдәсен боза, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG