Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газеталарда гарасат берничә көн шаулады


Бу көннәрдә Татарстанда чыккан матбугатьнең төп темасы, әйтер сүзе җил давыл булды. “Кемне җавапка тартырга?”, “Яңа давылны тагын кайчан көтәргә?”, “Башкала өстендә давыл!”, “Давыл үтте, зыянын саныйбыз” – дигән исемнәрдәге язмалар республика газеталарының беренче, икенче битләрен тудырды. Әлеге матбугать чаралары узып киткән гарасат зыянын ничек бәяләде? 11 июльдә сату нокталарына, халык кулына эләккән газеталар якшәмбе кичендә үткән җил-давылны тасфирый, зыянын саный. Сишәмбе янәдән Казан халкының кәрәзле телефонына гарасат була дигән кисәтү килә. - Көндез белән телефонга бүген җил-давыл булырга мөмкин. Өйдән чыкмагыз, тәрәзәләрегезне ябыгыз дигән смс алдым. - диде безгә Алмаз. Ул шул ук көнне үзенең Киров районында торучу танышын күрә: - Эшкә җыенганда, тукталышта танышымны күрдем. Сезнең якларда давыл булырга мөмкин дип әйттеләр, беләсеңме дидем. Ул, әйе беләм мин шалтыратып белештем, давыл диделәр диде… Сишәмбе кичен Казанның Киров районында яңгыр сибәләп, җил кузгалып кечерәк ботакларны сындырып ала алуын. Бәхеткә каршы якшәмбедәге хәлләр кабатланмый. Ишеткәнсез, Татарстан халкының исәнләшкәннән соң сөйләшер сүзе гарасатка барып тоташа. 8 июль кичендәге җил-давыл массакүләм мәгълүмат чараларына да ныклап торып сөйләрлек сүз булды. Барлык газеталарда да хәүфле яңгырның зыянын миллиарларда исәпләде. Аларга ул саннарны җитәкчеләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җиткерде. “Ватаным Татарстан” белән “Шәһри Казан”газеталары соңгы саннарында “Кемне җавапка тартырга?” , “Давыл үтте, зыянын саныйбыз” язмалары белән Татарстанның министрлар кабинетында җил-давылдан соң узган җыелышта әйтелгәннәрне җиткерә. Гарасат җимергән, ваткан бина, машиналарны халыкның күбесе үз акчасына төзәтәчәк ди бу гәҗитләр. “Известия” белән “Аргументы и факты” давылны үз күзе белән күргән кебек сүрәтли. Укучы Казанның иң күп зыян күргән районнары буенча сәяхәт итә. Борисоглебск бистәсендә җил чиркәү тәресен аударган, Арча зиратындагы тәреле каберләр өстенә агачлар ауган. Бу күренешләрнең “Аргументы и факты” газетасында фотолары да бар. Үлүчеләргә санына килгәндә, барлык газеталар да Татарстанда давылдан 6 кеше үлде диде, бары тик “Безнең гәҗит” кенә ялгышып китеп Казанда 6 кеше үлде дип белдерә, башкалары 2 дә тукталды. “Шәһри Казан” давыл вакытында башкала үзәгендәге Карл Фукс һәйкәленең таягын урланнар дип һәйкәл фотосы куя. Рәсемнән күренгәнчә, таякның Камил Исхаков башы төшерелгән өлеше калып калган өлеше юкка чыккан. Ирекле журналистлар матбугатькә оперативлык җитми ди, гадәттән тыш хәлләр булу очрагында бигрәк тә. FM радиолары да бу очракта соңарып кычкыралар икән. Халыкны ут, су, газ кайчан җибәрелә дигән кебегрәк сораулар борчый хәзер ди кайбер башка журналистлар. Ут дигәннән, “Татэнерго” матбугать үзәге Казанда давыл зыянын бетерү буенча 30 бригада эшли дип белдерә. Хәүфнең икенче көнендә башкала электр челтәрендә ут юк дип 500 дәгъва булса, 11 июльгә 80 калган икән. Казанның үзәген түгел, читтәге бистәләрне әлегә утсыз тоталар. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG