Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да он бәяләре арта


Икенче дөнья сугышы вакытындагы камалыш ипиен һаман да онытмаган Петербурда фәкыйрьләргә ипи талоннары кертелергә мөмкин дигән хәбәрләр бар. Ә Татарстан икмәккә бәяләр арту хәбәрен ничек кабул итте соң? “Әле генә арткан иде бит әле. 10 сум 20 тиенлек ипиләр 11 сум да 30 тиен булган иде. Булкилар бөтенесе арттылар инде. Булкида 8 сум 80 тиен иде 9 сум да 50 тиен булды. Мин кайвакытта булки алам. Ярар нишлибез инде. Аны ипине күп итеп алып куеп булмый. Арта инде хаман арттырып торалар бит аны”,- диде Фәүзия апа. Ул Казан шәһәрендә яши һәм бу берничә ай гына элек булган бәяләр артуга “нишлисең” инде, дип җавап бирде. Бәяләр арту гадәти хәл. Ә Советлар берлеге таркалып беренче тапкыр ипи бәяләре артканны ул гомердә дә онытмаячак. Ул вакытта күпләр кебек ул, ипи “алтын бәясенә менә икән” дип күпләп алып, киптереп тә куйган булган. “Бер кәгазь капчык киптергән идем. Аннары ашамадым мин аны авылга биреп җибәрдем”,- ди Фәүзия апа.

Инде билгеле булганча, сишәмбе көнне Русия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, алдагы елларда ашлыкның бәясе үсәчәк, дип белдерде. Аның әйтүенчә, бу хәл халык саны артуга, бөртеклеләргә сорау үсүгә һәм био ягулык җитештерү белән бәйләнгән. Русия белгечләре исә, якындагы берничә ай эчендә генә ипи бәяләре 20 процентка артачак, дип белдерә. Бөртеклеләрнең кыйммәтләнүе ипигә генә төртелеп калмаячак. Бу хәл авыл хуҗалыгының ит җитештерү тармагына да китереп сугарга мөмкин. Сыерга да, дуңгызга да, тавыкка да комбикорма ашаталар бит. Сыраны да арыштан һәм арпадан кайнаталар. Торт, печеньегә дә он кирәк.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Гордеев фикеренә, икмәк бәясе артуга гына барачак дигән сүзләргә аңлатма бирергә ашыкмадылар. Сезнең сорауга җавап бирердәй җитәкчеләр эш сәфәрендә, шимбә генә Казанда булачак, диделәр.

Казан һәм Яшел үзән шәһәрендәге ипи пешерүчеләрнең күпчелеген он белән тәэмин итүче тегермән- “Казаньзернопродукт” вәкиле әйтүенчә, оннарның бәясе һәркөнне күтәрелә. Бер атна элек кенә югары сыйфатлы онның бәясе 9 сум 15 тиен булган. 11 нче июль көнне 9 сум 60 тиенгә күтәрелгән. Кемлеген эфирда әйтмәүне үтенгән вәкил белдерүенчә, Русиянең кайбер төбәкләрендә, мисал өчен Белград өлкәсендә корылык булу һәм ул якларда урып-җыю башлану да бөртеклеләрнең бәясе артуга китерә. Моңа кадәр бер тонна 3 мең сум торса, бүген хуҗалыклар аны 6 мең сумга сата башлаган. Ә Татарстанга килгәндә исә, урып- җыю башланмган. Ни буласын, күпме җыеласын беркем дә фаразлый алмый.

“Казаньзернопродукт” “Алтын башак” ширкәтенең бер тармагы. “Алтын башак” ширкәтенең маркетинг бүлеге башлыгы Константин Кулик исә, он бәяләре артуга мөнәсәбәттә, безнең үзебезнең эчке бәяләребез бар. Бу бәяләр күпмедер вакытка алдан билгеләп куела, диде.

“Безнең Казан шәһәрендәге ипи пешерү комбинатларында менә ярты ел инде бәяләр үзгәрми. Безнең берләшкән ширкәткә кергән комбинатлар чимал, бу очракта он бәяләре артудан ярты елга иминиятләштерелгән. Ә инде ирекле сатуга чыгара торган оныбыз бу безнең коммерция. Аңа бернинди дә тыю юк”,- диде Кулик. Әлеге бәяләрне тоту өчен алар келәтендәге бөртеклеләр яңа уңышка кадәр җитергә тиеш икән. Ә инде бүген үк кибеттә бәяләре арткан ипине, он ризыгын: клиндерик, печенье, перяник, сохари, тортлар һәмбашкаларны күрүгә килгәндә исә, Кулик әйтүенчә, “Алтын башакка” кермәгән шәхси пешерү ширкәтләре дә бар бит әле. Алар онны “Алтын башак”тан алган очракта, ирекле бәядән ала. Ә гади сатып алучыга килгәндә исә, бүгенге көндә ул кибеткә кергәч, беренче чиратта, кайда җитештерелүенә түгел, ә бәягә күз сала. “Казанда сүз бара инде. Менә бәя күтәрелү бик әйбәт нәрсә түгел дип сөйләшәбез инде. Ул 1-2 тиенгә күтәрелмәгән бит. Бер- ике тәңкәгә күтәрелгән ипиләр бар. Шундый кешеләр бар ипинең валчыгын да чүпләп ашаучылар бар элеккеге вакыттагы шикелле”,- диде Сания апа.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG