Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда икътисад өлкәсенә караган ике яңа министрлыкның башлыклары билгеле булды


Республикадагы башка икътисади яңалыкларга килгәндә, чәршәмбе икътисад өлкәсенә караган ике яңа министрлыкның башлыклары билгеле булды. Республика Президенты карары нигезендә президентның икътисад мәсьәләләре буенча киәшчесе Марат Сафиуллин Татарстан икътисад министры итеп билгеләнде, Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын моңарчы Яшел Үзән фанер заводы җитәкчесе булган Александр Когогин җитәкләде.Яңа оешкан Икътисад министрлыгы Киров урамындагы бинада урнашачак. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика статистика хезмәте дә биредә үзенә “сыену” урыны табар дип көтелә. “Без икътисад һәм статистика бергә тагын да нәтиҗәлерәк эшләр дип уйлыйбыз”, - диде Татарстан Премьер-министры. Яңа оешкан Сәнәгать һәс сәүдә министрлыгы әлегә Островский урамындагы элеккеге Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек бинасында урнашачак. Алга таба аның мәйданын киңәйтү күздә тотыла.

Элекке сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салимхов хәхзер Татарстнның халыкара эләмтәләр үстерү агентлыгын җитәклиячәк.

Моңарчы Икътисад һәм сәнагать министры булган Борис павлов исә, 1 вице-премьер вазыйфаларында калачак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG