Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанлыларның Шартнамәгә карашы төрле


Федерация Шурасында Шартнамәне 122 сенатор яклап тавыш бирде, 4се каршы булды һәм берсе тоткарланып калды. Шартнамәнең кабул ителү турындагы хәбәр Татарстанда тиз арада таралды. Шундый сөенечле хәбәр - Татарстанда күпчелек халык ял итеп ятканда килеп иреште. Дәүләт Шурасында да иң тыңгысыз депутатлар гына калган иде. Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турында Шартнамәне раслау хакында"гы федераль канун өлгесе раслануга алар бергә җыелып сөенделәр, фикер алыштылар. Ләкин журналистларга сөйләргә ашыкмадылар, җитәкчеләрдән башка. Чөнки бу вакытта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә утырышта иде. Шартнамә кабул ителгәч безнең хәбәрчебезгә Фәрит Мөхәммәтшин:

Бу РФ Конституциясе эшли идгән сүх. Русия белән субъектлар арасында хезмәттәшлек Конституция, Устав нигезендә генә эшли дигән сүз юк бит. Киләчәктә Шартнамә нигезендә эшләрбез дип өметләнәбез.

Шартнамәдә Русия Хөкүмәте һәм Татарстан Министрлар Кабинетының республиканың икътисади, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне уртак хәл итүне күздә тота. Шартнамә нигезендә, республика үз кешеләренә татар телендә һәм Татарстан гербы төшерелгән бите булган Русия гражданы паспорты бирергә рөхсәт итә. Моннан тыш, Татарстан Президентына дәгъва кылучы республиканың ике дәүләт теле, ягъни татар һәм рус телләрен белергә тиеш дип язылган. Ләкин кайбер вәкилләр әлеге Шартнамәнең әһәмияте калмады диләр. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгать Бариев:

Аның тирәсендә күп уеннар булды инде. Миңа калса аның эчтәлеге элекке Шартнамәгә якын да килми. Мин аны татарларга булган хөрмәт өчен бер кабул ителгән кагәзь дип кенә кабул итәм. Чөнки чынбарлыкта хокуклар бозылган.

Тәлгать Бариев шундый фикердә торса, Шартнамәне төзүдә катнашкан академик Индус Таһиров:

Бу Татарстанның статусын саклап калу буларак мөһим, чөнки бу Русиядә бердәнбер Шартнамәле республика. Бүгенге көндә безгә аның исеме түгел, ә җисеме кирәк. Шул исем астында җисемен дә булдыра алабыз. Башкар республикалар да безгә ияреп менә шундый статусны дәгъвалый алачаклар.

Депутат Индус Таһиров сәяси якка басым ясаса, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу Шартанмә читтәге татарларга ярдәм итәргә мөмкмнле бирәчәк ди. Дамир Исхаков:

Әгәр бу килешү булмаса безнең кайбер яулап алган үрләр шик астында калыр иде. Бу Шартнамәнең берничә әһәмиятле өлеше бар, мәсәлән анда Татарстанның читтәге татарларны кайгырту өлеше керде һәм аның нигезендә бер Русия өлкәләре, крайлары җитәкчеләре белән татарлар турында сүз алып барганда Шартнамәгә ишәрәли алачакбыз.

Галим Дамир Исхаковка кушылып, Сәясәт фәннәре докторы Рафикъ Мөхәммәтшин бу Шартнамәне раслау Русиянең үзенә кирәк дип белдерсә, үзәк матбугат чаралары алай дип санамый. Аларның күпчелеге инде Шартнамә кабул ителгәнче үк тискәре мөнәсәбәт белдергән язмалар белән чыктылар. Аны кайбер Казан газеталары да алып бастырды.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG