Хокук саклаучы оешмалар, Мәскәү өлкәсе Зеленоград шәһәрендә күп кеше катнашында урам сугышы әзерләнә дигән хәбәрләрне кире какты. Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе мәгълүмәтләренә караганда, сишәмбе кич, Крюкова станциясе янында бер төркем яшьләр белән кавказлылар арасында булган бәрелешне милиция булдырмый калган. Барлыгы 35 кеше тоткарланган. Шуларның бишесенә хулиганлыкта гәепләп җәзә бирүләре мөмкин. Калган 30ы, алар арасында 15е балигъ булмаганнар, өйләренә озатылган.