Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон шартлатучылары хөкем ителде


Лондонда, Мәхкамә утырышчылары тарафыннан гәепле дип табылган, 2006 елда Лондон транспортында шартлау оештыручы дүрт кешегә, Британия мәхкамәсе гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарган. Ул вакытта 52 кеше һаләк булган иде. Британия кануннары нигезендә хөкем ителгәннәр төрмәдә 40 ел утырырга тиеш. Бу эш буенча гәепләнгән тагын ике кеше мәхкамә каршына яңадан басачак. Чөнки сишәмбе көнне мәхкамә утырышчылары аларның гәепләре хакында хөкем карары чыгарыр өчен уртак фикергә килә алмады.
XS
SM
MD
LG