Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алҗирда шартлаулар нәтиҗәсендә 8 кеше үлде


Алҗирда шартаулар нәтиҗәсендә сигез кеше һаләк булган, 30 артыгы яраланган. Лахдария шәһәрендә бер интихар миналанган машинаны армия казармаларына юнәлткән. Хәкимиятләр бу терактны Әл Каидә оешмасы белән тыгыз бәйләнештә торган радикал төркем, салафистлар ясавы ихтималын белдерә. Шушы ук оешма илнең башкаласында апрель аенда 30 кеше корбан булган шартлаулар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Бүген Алҗирда 8 мең спортчы катнашында Африка уеннары уза. Башкалада иминлек чаралары көчәйтелгән.
XS
SM
MD
LG