Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы чит ил эшчеләрен чакырачак


Соңгы вакытта Чаллыда эшкә чакыру турындагы белдерүләр артканнан арта бара. Чаллыларны Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре, Себердәге ширкәтләр үзләренә эшкә чакыра. Әлеге күренеш эшче кулларга кытлык булуы хакында сөйли. Әйе, проблема бар һәм Чаллы хәкимияте аны төрле юллар белән чишәргә омтыла. Чәршәмбе көнне шәһәр башлыгы Илдар Халиков КамАЗ карамагындагы 57нче санлы һөнәр училищесында булып, уку программасын үзгәртергә тәкьдим ясады. Биредә 9нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр күпчелекне тәшкил итә икән. Алар училищеда 4 ел чамасы укыйлар. Ә менә 11нче сыйныфны бетереп килүчеләр 2 генә ел укый. КамАЗ белгечләрне 3-4 ел көтә алмый, бу вакыттан соң инде белгечләрнең ширкәткә кирәкләре дә булмаячак. Шуңа күрә, укыту программасын яңадан карап чыгыгыз, диде И.Халиков. 57нче училище программа буенча эшли торган станок белгечләрен, көйләүчеләр әзерли. Бүген КамАЗда 300 дән артык көйләүче җитми. Шушы уку йортындагы очрашу, сөйләшү, белгечләр әзерләүне тизләтү турында фикер алышу гадәти бер күренеш булып тоелырга мөмкин. Ләкин әлеге сөйләшү артында КамАЗ проблемасы гына түгел, республика күләмендәге җитди мәсьәлә тора. Узган атнаның җомгасында Чаллыда Татарстандагы сәнәгать ширкәтләрен эшче куллар белән тәэмин итү проблемасы буенча киңәшмә булып үткән иде. Анда республиканың хезмәт, мәшгүльллек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Айрат Шәфигуллин мондый саннар китерде:

Татарстанда мәшгүль булмаган кешеләр саны 600 меңнән артык. Шуларның 107 меңе генә тырышлык куеп эш эзли. Халыкара стандарт буенча, илдәге халыкның 7%ы 65 яшьне узып китсә, халык өлкән санала. Безнең республикада 65 яшьне узган кешеләр саны 14%ны узып китте. Пенсионерлар балалар һәм яшүсмерләрдән 57 меңгә күбрәк. Айрат Шәфигуллин, хезмәт ресурсларының, ягьни эшче кулларның азая баруын күз алдында тотып, һөнәр училищеларына игьтибарны арттырырга тәкьдим иткән иде. Шушы ук киңәшмәдә Алабуга шәһәрендә дә эшчеләргә кытлык булуы әйтелде. Мондагы икьтисадый зонага хәзердән үк 25 мең кешене җәлеп итәргә әзерләр, ләкин алар әлегә юк КамАЗның персонал белән эшләү җитәкчесе Җәмил Таһиров көн саен башка шәһәрләрдән 600 кеше алып килүен әйтте. Алда әйтеп кителгән министрлык вәкиле Клара Таҗетдинова авылдагы яшьләргә игьтибар бирергә, андагы һөнәр училищеларының эшен яңача, сәнәгать ширкәтләрен күз алдында тотып оештырырга тәкьдим итте. Чаллы хәкиме И.Халиков, 2010нчы елга Чаллыда 30 мең белгечнең җитмәвен фаразлый. Шулай булганда, Русиянең башка төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән эшче куллар китертү мөмкинлегенә басым ясады.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG