Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян атом программасы турында сөйләшүләр яңартыла


Бүген Кытайның тышкы эшләр министрлыгы,Төньяк Кореяның атом программасы турындагы сөйләшүләр Пекинда 18 июньдә яңадан башланачак дип хәбәр итте. Төньяк Корея дөнья җәмәгатчелегенең икьтисади һәм технология ярдәме бәрәбәренә үзенең атом программасын туктатырга риза булган иде. Күптән түгел генә Халыкара атом энергиясе агентлыгы вәкилләре Кореянең Енбондагы төп атом объектларының берсендә булып кайтты. Халыкара атом энергиясе агентлыгы башлыгы Эл Барадей эш барышы турында "Бу катлаулы процесс түгел. Чөнки реакторның бу үсеш баскычында ул ябылачак. Без анда махсус җайланма куячакбыз. Һәм ул безгә теләсә кайсы вакытта реакторның чынлап та ябык икәнлеген исбатлап торачак” диде.
XS
SM
MD
LG