Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром Штокман ятмаларын французларның Тоталь ширкәте белән бергә үзләштерәчәк


Дөньяда иң эре газ ятмалары булган “Штокман” ятмаларын үзләштерүдә Газпром үзенең партнеры итеп, Тоталь дип аталган француз ширкәтен сайлаган. Русиянең Газпром ширкәте башлыгы Алексей Миллер ул проектта “Тоталь” ширкәте өлеше 25% булачак дип белдерде. Моңа кадәр, ул ятмаларны Газпром үзе генә эшкәртүне планлаштырган иде.
XS
SM
MD
LG