Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Иранда һөнәри берлек җитәкчесе язмышына борчыла


Халыкара хокук яклаучылар, Тәһранда урланган Иран һөнәри берлек җитәкчесенең язмышына борчылу белдерә. “Кеше хокуклары өчен көрәшүчеләрне яклау оешмасы” белдерүендә, Тәһран автобус йөртүчеләре һөнәри берлек җитәкчесе Мансур Осаноглыны 10 июлдә билгесез кешеләр кыйнаган һәм аны алып киткәннәр, диелгән. Бүгенге көндә аның кайда икәнлеге билгесез. Элегрәк Осоноглуны автобус йөртүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны таләп иткән чаралар оештыруы өчен берничә тапкыр кулга алган булганнар.
XS
SM
MD
LG