Accessibility links

Кайнар хәбәр

Люфһанза ЭйрЮнион белән уртак очышлар ясарга җыена


Германиянең Люфһанза һава ширкәте Русиядә ЭйрЮнион берләшмәсе белән хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә күтәреп, киләчәктә уртак очышлар ясарга җыенуын хәбәр итте. Аңа кадәр Люфһанза 2008 елның җәеннән очкыч билетларын ЭйрЮнион белән бергә сата башлавын күз алдында тота. ЭйрЮнион берләшмәсенә Русиянең КрасЭйр, Домодедово һава юллары, Сибавиа транс,Омская, һәм Самара һава ширкәтләре керә, алар Русия буйлап барлыгы 35 урында очышлар ясый. Люфһанза партнеры булган очракта ЭйрЮнионның шул очышларын Люфһанзаныкы белән бергә бәйләп булачак. Бүгенге көндә Люфһанза Русия һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендәге 18 шәһәргә, шул исәптән Казан һәм Уфага да оча. Герман һава ширкәте шулай ук, киләсе елның җәеннән үзенең Мәскәү очышларын Шереметево һава аланыннан Домодедовага күчерергә җыенуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG