Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда - башкорт яшьләре көннәре




Башкортстанның Зилаер районында җомга көнне Башкорт яшьләре көннәре дигән чара башланып китте. 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк бу бәйрәм быел күренекле татар һәм башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич истәлегенә багышлана. Анда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән меңгә якын егет һәм кызлар җыелды. Күрше тирә өлкәләрдән дә милләт яшьләре чакырылган анда.

Башкорт яшьләре генә җыела торган мондый бәйрәм бик үзенчәлекле үтә. “Анда төп чара Сабантуй бәйрәменнән гыйбарәт. Шулай ук төрле мәдәни чаралар, бәйгеләр дә оештырыла”, - ди Башкорт яшьләре берлеге рәисе Фәүзил Маликов.

Башкортстанның Зилаер районында үтүче Башкорт яшьләре көннәре рәсми төстә шимбә көнне ачыла. Анда республиканың кайбер җитәкче даирәләре вәкилләре дә барачак. Башкорт яшьләре көннәрен оештыру милләт яшьләре күңелендә чын башкорт рухын тәрбияләү максатында оештырыла, дип әйтә аны үткәрүчеләр.

XS
SM
MD
LG