Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чишмә районында мөселманнар җыены үтә


Башкортстанның Чишмә районына җомга көнне төрле тарафлардан мөселманнар килә башлады. Шимбә көнне анда ел да оештырылучы Мөселманнар җыены үтәчәк. Шуңа да ераграк районнардан һәм күрше Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән бирегә дин кардәшләр җомга көнне үк җыела башлады.

Күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Чишмә районы мөселманнар өчен изге төбәккә әйләнә бара. Моның төп сәбәбе - анда ислам дине тарихына караган борынгы һәйкәлләрнең байтак булуында. Чишмә районы үзәгеннән ерак түгел җирдә Ак зират дигән зиратта Башкортстан җирләренә Бохарадан килеп төпләнгән беренче имам Хөсәен Бәкнең мавзолее, төрбәсе дә урнашкан. Ул да күп мөселманнарны үзенә тарта. Хөсәен Бәк бу якларга XIV гасырда килеп, ислам динен тарату эше белән шөгыльләнгән.



Шимбә көнне Чишмә районы үзәгендә төп тантаналар иртән үк башлана. Анда җыелган дин кардәшләр имамнарның вәгазьләрен тыңлаячак. Шулай ук Коръәнне яттан белүчеләр һәм аны сәнгатьле итеп укучылар арасында бәйгеләр дә оештырыла. Бәйрәмнең икенче өлешендә мөселманнар Ак зиратка бара һәм анда Хөсәенбәк төрбәсе янында бергәләп намаз укыячак, борынгы һәйкәлләребезне саклау турында фикер алышачак.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG