Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда фатирлы булырга теләүчеләрне алдаулар арта


Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Казанда 1 меңнән артык алданган дольщиклар, ягъни йорт төзү өчен өлешләп акча кертүчеләр исәпләнә. Алар, ягъни төзү өчен җаваплы ширкәтләр инде халының миллионланган сумнарын үзләштерде. Мәсәлән, тораклы булырга теләүчеләр “Ада” дигән җәмгыятькә 100 миллион сумга якын акча керткән. “Энергетиклар” урамында төзелүче йорт өчен акчалар 2003нче елны ук тулысынча түләнеп бетсә дә, яшьләр анда һаман күчә алмыйлар. Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыев 16 июльгә фатирлы буласыз дип вәгъдә иткән булган. Бу көн инде килеп җитте диярлек, ә мәсьәләгә һаман катлаулана гына бара.

Өлешләп акча кертү нәтиҗәсендә, берничә елдан соң фатирлы булырга хыялланучылар арасында ярык тагарак янында калучылар арта. Шундыйлар рәтенә Казандагы бер төркем яшь гаиләләр керә. Алар “Яшьләрне торак белән тәэмин итү” федераль программасы нигезендә, 2004нче елны ук үз фатирларына күчәргә тиешләр иде, фатирның тулы 100 процент бәясен дә түләп куйганнар. Ләкин алдану нәтиҗәсендә, бүгенге көнгә кадәр алар махкамә юлларын таптарга, җитәкчеләр ишекләрен шакырга мәҗбүрләр. Инде 3 елдан артык Энергетиклар урамындагы яңа фатирга күченергә өметләнеп йөрүче Арслан Минвәлиев:

“Ада”дан зыян күрүчеләр арасында Энергетиклар урамындагы йорттагы 102 һәм Декабристоа урамындагы 137 гаилә. Алар арасында 37се – яшь гаиләләр.

Арслан Минвалиев әйтүенчә, алар йортны федераль программа нигезендә алырга тиешләр иде һәм моның өчен Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры җаваплы. Чөнки төзелешкә “Ада” ширкатен нәкъ алар җәлеп иткән. Ләкин Хөкүмәт вәкилләре гаепләрен тану өчен шактый урамнары уздырырга туры килгән. Арслан Минвәлиев:

4-5 урам җыеннары уздырдык. Ягъни ТР Дәүләт Шурасы һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы каршына балалар белән чыккач кына мәсьәлә хәл ителә башлады

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Дәүләт Шурасында узган матбугат очрашуында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин торак төзелеше өлкәсендә алданучылар мәсьәләсен хәл иткәндә хакимияткә дәгъва белдерү урынсыз да кебек ди. Фәрит Мөхәммәтшин:

Йортлы булырга теләүчеләр шәхси төзүчеләргә акча бирә, ике арада сөйләшү була, монда хакимиятнең катнашы да юк кебек. Ләкин безнең күзәтүләрдән башка гына булмый. Шуңа чараларын күрүне истә тотабыз.

Арслан Минвалиев сүзләренә караганда, “Ада” ширкате хуҗалары хәтта Татарстан җитәкчелегенә дә буйсынмыйлар. Имеш-мимешләргә караганда, аларны бөтенләй таба алмыйлар. Казан хакимияте, мәсьәләне хәл итә алмаганлыктанмы йорт канунсыз төзелгән, шуңа аны сүтәчәкбез, җирне аукционга куячакбыз дигән.

Бүгенге көндә алданучылар инде бөтенләй өметләрен өзгәннәр. Махкамәдән махкамәгә йөрергә мәҗбүрләр. Арслан Минвәлиев:

Без 18 гаилә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгын махкамәгә бирдек һәм җиңеп чыктык. Һәрберебезгә 50-70 мең компенсация түләделәр.

Арслан Минвалиев аптыраганлыктан интернетта 117 гаилә берләшеп сәхифә ачулары да әйтте. Аның адресы - www.KIDALOVO-RT.ru Арслан Минвалиев:

Алданучылар өчен бу сәхифәдә аңлату эшләре алып барыла

Арслан Минвалиев кебек аптырап йөрүчеләр Казанда арта бара. Күп ширкәтләр чималга бәя артты дип әледән-әле халыктан өстәмә акча сорыйлар төзелешне дәвам итү өчен. Кайбер ширкәтләр бөлгенлеккә төштек дип инде берничә елдан - очсызлангач акчаны кире кайтаралар да, йортны төзеп бетереп кыйммәтрәккә саталар.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG