Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Пхеньян белән сөйләшүләргә әзер


Кушма Штатларның дәүләт секретаре ярдәмчесе Кристофер Һилл, АКШ Төньяк Корея белән тынычлык һәм иминлек мәсәләләрендә сөйләшергә әзер дип белдерде. Ләкин ул, Пхеньянның хәрби проблема турында сөйләшүләр башларга дигән тәкъдименә туры җавап бирмәде. Шул ук вакытта Төньяк Корея хакимиятләре, әгәр дә АКШ тарафыннан Пхеньянның атом программасын туктау турында басым дәвам итсә, ул вакытта программаны ябу хакында элегрәк кабул ителгән килешүләрне, гомүмән яңадан карарга мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG