Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең адвокатлар пулаты адвокат Борис Кузнецовны яклый


Мәскәүнең адвокатлар пулаты, адвокат Борис Кузнецовны гаепләп җинаять эше ачарга ризалык биргән Тверь мәхкәмәсенең карарын, гамәлдән чыгарырга тырышачак. Бу хакта “Азатлык” радиосына адвокатлар пулаты җитәкчесе Генри Резник хәбәр итте. Мәскәү мәхкәмәсенең, Кузнецов дәүләт серен чишкән дигән карарын, адвокат, кайбер җинаять эшләрен тикшерүе, шул исәптән “Образованные медиа” фондының элекке җитәкчесе Манана Асламзян эше белән шөгылләнүдә алган мәгълүмәтләр белән бәйли. Мәхкәмә карарында, Кузнецов, үзе яклаган Левон Чахмахчянның махсус хезмәт тарафыннан яздырылган телефон сөйләшүләрен Конституция мәхкәмәсенә тапшырып, дәүләт сере булып саналган мәгълүмәтләрне ачып биргән, диелә. Кузнецов , үзенә карата җинаять эше ачылганны көтмичә, Русиядән чыгып китү ягын караган.
XS
SM
MD
LG