Accessibility links

Пакыстанда экстремистлар үч ала


Пакыстан иминлек көчләре иң югары сугышчан әзерлек хәленә китерелгән. Расланган мәгълүмәтләргә караганда, соңгы ике көндә Пакыстанның төньяк-көнбатышында 40 кеше террор корбаны булган. Төньяк Вәзирстанда ныгып калган, талибларга теләктәшлек итүче экстремистлар хөкүмәт белән ике яклы тынычлык килешүен өзәбез дип белдергән. Моңа каршы Пакыстанның саклану министрлыгы вәкиле генерал Вахид Аршад “Пакыстан хөкүмәте “Талиблар” хәрәкәте белән түгел, җирле ырулар җитәкчеләре белән тынычлык турында килешү төзеде” дип белдерде. Пакыстан эчке эшләр министры Афтаб Әхмәт Шерпао бу терактларны, күптән түгел генә Исламабадтагы Кызыл мәчеттә хакимият гаскәрләренең экстремистларны тар-мар итүенә җавап, дип бәяли. Ул вакытта, Пакыстанда шәригать кануннары кертү өчен көрәшкән 75 экстремист үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG