Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта милләтара нәфрәт уятуда гаепләнүче хөкем ителде


Новосибирский мәхкамәсе, Интернетта милләтара нәфрәт уятуда гаепләп 36 яшьлек Академия шәһәрендә торучыга 130 мең сум штраф түләргә карар чыгарган. Тикшерүчеләр, Украина сәхифәсе форумында Тарас Зеленяк Балтыйк буеннан һәм Көнчыгыш Европадан барлык рус кешеләрен куып чыгарырга өндәгән һәм украиннарның өстенлеге турында язган. Мәхкәмәгә тартылучы үзенең гаебен өлешчә генә таныган: “Бу язмаларда әхләксезлек бар, ләкин милләтара нәфрәткә өндәмәдем”, дигән.
XS
SM
MD
LG