Accessibility links

Татар яшьләре көннәре белән Мөселман яшьләре Форумын берләштереп үткәрү кемгә файдалы?


Якшәмбе көнне Казанда Татар яшьләре көннәре һәм Мөселман яшьләр Форумы ачылды. Әгәр Татар яшьләр көннәре 17нче тапкыр оештырылса, Идел буе мөселман яшьләре форумы беренче тапкыр уза. Билгеле, дөньяви һәм мөселман яшьләрен бергә укмаштырып чара уздыру калыпка сыймый да кебек, бер карасаң. Ни дисәң дә, һәркайсының үз кызыксынулары һәм ихтыяҗлары. Ләкин инде үз әһәмиятен югалта башлаган Татар яшьләре көннәренә быел яңа сулыш эргәндәй бүлды – Мөселман яшьләре форумы хисабына. “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узган тантаналы ачылышта Русия Президентының Идел буе Федераль округындагы вәкиле Александр Коновалов, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, министрлык вәкилләре, дин әһелләре һәм башка күп кенә югары дәрәҗәдәге оешма җитәкчеләре катнашты.

Әгәр күп кенә чараларда я Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, я Хөкүмәт вәкилләре, ягъни берәр җитәкче генә катнашса. Монда Шәймиев тә, ТР Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә, мәдәният министры Зилә Вәлиева да һәм тагын күп җитәкчеләр килгән иде. 17 ел оештырылып килгән Татар яшьләре көннәренең мондый кадер-хөрмәт күргәне юк иде әле моңарча.

Быел оештыручылар да күбәйгән. Идел буе Федераль округы, Русия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге уздыра быелгы чараны.

Русиянең төрле төбәкләреннән 150гә якын егет-кыз катнаша дип әйтелде тантаналы ачылышта. Мөселман яшьләре форумына вәкилләр Русиянең Идел буе округына кергән төбәкләрдән, ягъни Түбән Новгород, Сарытау, Башкортстан, Самара һәм башка шул тирәдәге төбәкләрдән генә чакырылса, Татар яшьләре көннәрендә бөтен Русия һәм кайбер БДБ илләреннән дә вәкилләр катнашты. Димәк, бер төркем яшьләр мөфтият, ә икенчеләре татар үзәкләре тарафыннан җибәрелгән.

Татар яшьләре көннәренә мөселман яшьләрен китереп кыстыру билгеле җитәкчеләр өчен файдалы нәрсә. Ни дисәң дә, бу чараны уздыру өчен акчалар Русиядән дә килә. Шулай ук күп кенә яшьләр үзләрен бер үк вакытта мөселман һәм татарлар рәтенә кертсә, бары Шәригатьчә яшәүче яшьләр генә алай дип санамый. Монда да яулыклы кызлар бер тирәдәрәк укмашып йөрделәр.

Тантаналы ачылышта төп игътибар мөселман яшьләренә бирелде. Русия Президентының Идел буе Федераль округы вәкиле Александр Коновалов болай диде

Бүген Русиядә һәм Идел буенда яшәүче мөселманнар күпләр күз алдына китергәнчә, үзләренә бикләнгән дини тәгълиматларны өйрәнеп ятучылар гына түгел, бу заманча, алдынгы карашлы, тәракъкый яшьләр. Аларның дини карашлары көндәшлеккә сәләтле, уңышлы кешеләр булуга ярдәм итә.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу яшьләргә зур өметләр баглавын әйтте. Минтимер Шәймиев:

Инде хәзерге вакытта үзгәртеп кору нәтиҗәсендә милләтебезнең асылын аңлау, үзебезнең динебезне кайтару һәм күңелебезгә сеңдерү мөмкинлеге туган икән, без монардан файдаланырга тиешбез. Сез әле яшьләр, барысын да аңлап та бетермисездер, чөнки моны аңлар өчен 70-80 ел атеистик чорда яшәү кирәк иде. Хәзер милләтебезнең, динебезнең мәсьәләләрен хәл итү сезнең кулыгызда.

Минтимер Шәймиевтән тыш, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов яшьләргә теләкләрен җиткерделәр. Яшьләр дә чыгыш ясады. Билгеле инде бары рус телендә генә. Чиләбедән килгән Динара Нәфыйкова:

Без төрле төбәктәге яшьләр белән элемтәләр урнаштырабыз һәм Казанга килү өчен сайлап алу шактый катгый бара.

Динара Нәфыйкова кебек яшьләргә үз фикерләре әйтергә насыйп булмады бу көнне. Тантаналы ачылыштан соң яшьләр икегә бүленеп эшләделәр. Бер төркеме Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән танышты. Анда да күбрәк җитәкчелек сөйләде.

Ә кайбер сайланып алган яшьләр Александр Коновалов һәм Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган мөселман оешмалары эшчәнлеге турындагы “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Анда исә яшьләрне аерым чакыру нигезендә генә керттеләр. Утырышта ваһһабчылык, мөселман яшьләренең төркемнәргә бүленүе, мөселман мәгарифе турында сүз барды. Әлеге утырышка сайлап кына кертү, яшьләрнең “ярамаган сүз” әйтүеннән курку булгандыр күрәсең. Әлеге мәсьәләләр хакында корабта да фикер алышулар каралган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG