Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия 4 Русия дипломатын илдән чыгарачак


Британия, Лондонда Русия илчелегендә эшләүче 4 Русия дипломатын илдән чыгарачак. Бүген шушы белдерү белән, Британиянең тышкы эшләр министры Дэвид Милибэнд чыгыш ясады. Моннан башка, Ройтерс агентлыгы Лондон виза реҗимын гадиләштерү турындагы сөйләшүләрне дә туктатып торачак һәм хәзерге вакыттагы виза бирү режимын үзгәртәчәк дип белдерә. Парламент каршында чыгыш ясаган Британия тышкы эшләр министры, болар барысы да Литвененконы үтерүдә гаепле булган Луговойны Русиянең Британиягә тапшырмавына җавап дип белдерде.
XS
SM
MD
LG