Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда торак мәсьәләсе тикшерелде


Фатир, торак мәсьәләсе Советлар заманында да, хәзерге Русия чорында да авыр проблемаларның берсе булып кала. Бүгенге Русиядә халык саны кимегәннә кими, ә фатир мәсьәләсе кыенлашканнан кыенлаша. Татарстанда торак төзелеше нинди дәрәҗәдә соң? Үткән атна азагында шушы юнәлештәге эшчәнлеккә, төгәлрәге 2007нче елның беренче ярты еллыгы буенча фатир төзелешләренә йомгак ясалды. Республика күләмендә үткән әлеге киңәшмәдә Татарстан премьер-министры Р.Миннеханов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, шәһәр башлыклары катнашты. Чаллыда үткән әлеге киңәшмәгә шәһәр журналистлары чакырылмадылар һәм кертелмәделәр. Шулай да премьер-министрның матбугат үзәге вәкилләренең генә сөйләшүдә катнашулары билгеле булды. Инде менә дүшәмбе көнне шәһәр матбугат үзәге әлеге киңәшмә уңаеннан кайбер мәгьлүмәтләрне игьлан итте. Анда, министр М.Хөснуллин сүзләреннән чыгып, 2007нче елның 1нче яртыеллыгында 927 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу – “Арзан һәм уңайлы фатирларны Русия Ватандашларына” дип исемләнгән милли проект нигезендә төзелгән торак. Шушы 927 мең кв.м торак еллык күләмнең 45,7%ын тәшкил итә икән. Биредә кызыклы гына вәзгыять күзгә ташлана. Халык үз көче белән 532 мең кв.м фатир төзегән. Ә менә республиканың ширкәт һәм оешмалары тарафыннан 395 мең кв.м торак тапшырылган. Ярты еллык йөкләмәне республиканың 26 муниципаль берәмлеге арттырып үтәгән. Алар арасында Буа, Тукай, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча кебек районнар бар. Азнакай, Чистай, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарында торак төзелеше йөкләмәләре үтәлмәгән. Авыл җирендәге яшь гаиләләрне һәм белгечләрне фатир белән тәэмин итү программасы буенча республикада 4 йорт төзелгән. Әлеге юнәлештә берни дә башкарылмаган, дигән бәя бирелгән бу күренешкә. Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә торак төзелешенең еллык үтәлеше ачык килеш кала икән. Халыкны бүген ипотека төзелеше кызыксындыра. Киңәшмәдә бу хакта сөйләшү булмаган, күрәсең. Чөнки Чаллының җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе мәгьлүмәтләрендә бу хакта берни дә эйтелми.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG