Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиядә үзбәк качаклар тоткарланды


Ташкент таләбе белән Чехиядә ике Үзбәкстан качагы тоткарланган. Бәйсез үзбәк сәхифәсе, 3 июлдә аларны Чехия белән Герамания чигендә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә. Германиядә аларга сәяси сыену бирелгән, чөнки алар 2006 елда Әндиҗан вакыйгаларында катнашу сәбәпле, үз илләрендә эзәрлекләүләргә дучар булган. Германия хәкимиятләре Чехия хөкүмәтенә, тиз арада Үзбәкстан ватандашларын азат итегез дигән үтенеч белән мөрәҗәгатъ итте.
XS
SM
MD
LG