Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лебедев эшен тикшерүдә канун бозулар расланды


“ Менатеп” башлыгы Платон Лебедевның җинаять эшен алып баручы тикшерүчеләрнең, канунсызлыклар кылуын, Чита өлкә мәхкәмәсе раслады. Шуның белән, өлкә мәхкәмәсе, прокуратурның шикаятен кире кагып, Читаның үзәк район мәхкәмәсе 9 апрельдә чыгарылган карарны раслады. Шул ук вакытта, “Интерфакска” мәгълүм булганча, мәхкамә, Лебедевның гаепсез икәнлеген белдерә торган документларны теркәмәгән тикшерүче Салават Кәримов исеменә шәхси билгеләмә кабул итүдән баш тарткан. Сүз биредә, Лебедев һәм «Юкос» башлыгы Михаил Ходорковскийга карата башланган яңа җинять эше турында бара.
XS
SM
MD
LG