Accessibility links

Израиль 250 фәлестинлене иреккә чыгара


Израил хакимияте, төрмәдә утыручы 250 фәлестинлене азат итү исемлеген раслады. Хакимиятнең бу карарына карата ризасызлык белдерергә теләүчеләр була калса дип, ул исемлек бүген үк басылып чыгачак. Азат ителергә тиешлеләрнең күпчелеге “Фәтх”фиркасе сугышчылары. Аларның җитәкчесе, Фәлестин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас. Азат ителүчеләр барысы да көч кулланудан баш тартырга сүз бирә. Бу исемлеккә “Хәмас” хәрәкәтеннән бер генә сугышчы да кермәгән.
XS
SM
MD
LG