Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафик Мөхәммәтшин: “Төбәкләрдә милли рух көчлерәк”


Июльнең 15-нән 21-нә кадәр Татарстан Җөмһүриятенең яшьләр, спорт, туризм министрлыгы, Федераль милли- мәдәни мөхтәрият һәм “Идел” исемле яшьләр үзәге 17-нче татар яшьләре көнен уздырдылар. Быел бу тантананы теплоходта үткәрделәр. Казан, Болгар, Ульян, Самара, Алабуга, Чистай шәһәрләре аша узган чара, шул шәһәрләрдә очрашулар белән бизәлде.

Самарда бу тукталыш июльнең 17-дә булды. Самара Дуслык йортында моның кадәр яшьләр булганы юк иде. Актлар залы чибәр, затлы киенгән татар мөселман егетләре һәм кызлары белән шыгрым тулы иде. Сәгать ярым барган очрашуда яшьләр каршында Самара Дуслык йортының директоры Дмитрий Мюльбах, Бөтенроссия татар милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Римзил Вәлиев, атаклы тарихчы Гамирҗан Дәүләтшин, Гуманитар университеты мөгаллиме җырчы Миңгол Галиевлар чыгыш ясадылар. Төп мәгълуматны “Туган тел” исемле Самара өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрһәд Мәхмүтов ясады.

Сәяхәт Самара Җәмигъ мәсҗеден карау белән тәмамланды, яшьләр намаз да укыдылар, мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллинның чыгышын да ишеттеләр.

Очрашу турында Казан ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин фикере:

“ Идел буенда урнашкан шәһәрләр татар мәдәниятен саклар өчен бик мөһим. Самара турында бик күптән мәгълуматлы, татар эшчәнлеге монда яхшы. Яшьләр белән аралашкач, оптимизм арта. Милләт яшәячәк. Төбәкләрдә милли рух көчлерәк.”

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG