Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы гастрбайтрлар көтә


Чаллы, Алабуга шәһәрләрендәге ширкәтләргә Русия төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән эшче куллар җәлеп итү турында сүз бара. Бу хакта беренче тапкыр 6ны июль көнне Татарстан сәнәгать ширкәтләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча Чаллыда үткән киңәшмәдә әйтелгән иде. Монда әйтелгән фикерләрнең кайберләре Азатлыкта яңгырады. Шулай да, искә төшерәм, Чаллы хәкиме Илдар Халиков: “Шәһәр ширкәтләрендәге кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен чит илләрдән эшче куллар чакырырга туры киләчәк. Әлбәттә, беренче чиратта эчке һәм Татарстан ресурсларын файдаланып бетергәч кенә чит илләргә мөрәҗәгать итәчәкбез”- диде Халиков һәм 2010нчы елга кадәр өстәмә рәвештә 36 мең кеше кирәк булачагын белдерде. Алабуга вәкилләре дә 25 мең эшченең хәзердән үк кирәк булуын белдерде. Узган җомгада Чаллыда, Татарстан премьеры Р.Миннеханов катнашында тагын бер киңәшмә үтте. Татарстан автомобиль сәнәгате проблемаларына багышланган әлеге сөйләшүдә КамАЗ генералы Сергей Когогин тагын да “ераккарак” китте, ул:

- Безнең һәм башка шикәтләрне эшче куллар белән тәэмин итү өчен Чаллы халкын 200 мең кешегә арттырырга кирәк, диде. Моның өчен инфраструктураны, аерым алганда балалар бакчалары программасы кирәклегенә басым ясады.

Аңлашылганча, Чаллының киләчәге чит ил эшчеләре белән күзаллана. Моңа шәһәрнең аерым кешеләренең мөнәсәбәте нинди?

Автоэкспертиза ширкәтендә инженер булып эшләүче Фаикь Таҗиев, әлеге сорауга җавап биреп, “Иң беренче чиратта үзебездәге кадрлар хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш”- диде һәм фикерен болай дәвам итте:

- Мин безнең шәһәргә 30 меңнән артык эшче кирәк, чит төбәкләрдән, чит илләрдән кеше китертүгә бик каршы. Бездә кешегә эш аты итеп карыйлар, аның мәнфәгатен кайгыртмыйлар. Ширкәтләр эшчәнлеге, социаль мәсьәләләр халык файдасына булмагач, шәһәребез кешеләрендә эшләү теләге кими. Чит илләрдән эшчеләр җәлеп итү, татар санын ясалма рәвештә сыек ландыруга китерәчәк.

Кайбер яшьләргә ни өчен “завод-фабрикаларга бармысыз?” дигән сорауны бирдем. Газыйм исемле егет җавабы:

- КамАЗ ширкәтендә эш авыр, акчасы түгелгән хезмәткә адекват түгел. Чит ил кешеләренең килүенә шикләнәм, кем килсә дә, татармы, алманмы, түләргә кирәк.

Чаллыдагы мәшгүльлек үзәге белән дә элемтәгә кердем. Директорлар урынбасары Татьяна Галиева әйтүенчә, Чаллыда 3 мең эшсез исәпләнә. Шуларның 13%ы 55 яшьне узган, 33%ы яшь белгечләр, 30%ы инвалидлар. Хәзерге вакытта шәһәрдә 300дән артык чит ил кешесе эшли. Алар төзелеш, сәүдә эшләре белән мәшгүль.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG