Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина тимер юл казасы табигаткә зур зыян салмаган


Украинаның премьер-министры Алексадр Кузьмук, Львов өлкәсендә, зур тимер юл казасы нәтиҗәләреннән арындыру эше уңышлы бара дип белдерде. “Бу каза хакында җыелган һәм тикшерүләр узган мәгълүмәт, экология ягыннан бу төбәк зарарланмаган дип әйтергә нигез бирә, кое суларын кулланырга, елгада коенырга малларны көтүлекләргә җибәрергә, тыныч сулыш алырга мөмкин”, дип белдерде Александр Кузьмук. Дүшәмбе кич белән Львов өлкәсендә соры сыек фосфор төялгән 15 тимер юл мичкәсе рельслардан чыгып ауган. Туфракка 300 тонна агулы матдә аккан. Коткаручылар һәм химия белгечләре агулы парлар чыгуны туктату өчен эшли. Агулы болыт 14 авылны каплап алган. Меңнән артык кеше хәвефсез җиргә күчерелгән иде. Казада зыян күргәннәрнең саны 69га җиткән. Шуларның 19-ы балалар. Алар барысы да янган фосфор газы белән агуланган. Каза сәбәбе мичкәләрнең яхшы итеп ябылмавы дип ихтималы фаразлыйлар.
XS
SM
MD
LG