Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлау берничә кешене үтерде


Кабулдан ерак түгел, күп кешелек базарда шартлау нәтиҗәсендә бүген берничә әфган кешесе һаләк булган. Аннан алда гына БМО Иминлек Шурасы Афганыстанда цивиль кешеләрнең үлеме сәбәпле борчылу белдергән иде. Иминлек Шурасы әгъзәләре, һөҗүмнәр өчен интихарчыларны оештырып, цивиль халыкны тере калкан итеп кулланучы Талибан һәм әль-Каида сугышчыларын каты тәнкыйтләде, тыныч тормыштагы кешеләр арасында корбаннарны булдырмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG