Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белорет районында юл фаҗигасенә юлыккан йөртүчегә 7 ел төрмә яный


Белорет районында юл фаҗигасе булган иде. Туристлар белән ПАЗ автобусы 20 метр биеклектән юл астына тәгәрәде. Автобуста 28 пассажир булган, шуларның 5е үлде, алар барысы да хатын-кызлар. Алар илнең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән берсе Уфадан, берсе Чаллыдан. Фаҗигагә таручыларның 18е хастаханәгә салынган иде, шуларның 8е һаман хастаханәдән чыгарылмаган. Икесе авыр хәлдә кала. Зыян күрүчеләр арасында 5 бала, өч чит ил ватандашы да бар. Фаҗигадә автобус йөртүче гаепле дип табылса, аңа 7 елга якын ирегеннән мәхрүм булу яный.
XS
SM
MD
LG