Accessibility links

Карелия югары мәхкамәсендә Кондопога эшен карау кичектерелде


Карелия югары мәхкамәсендә узган ел Кондопогада булган вакыйгалар эшен карау 7 августка күчерелгән. Мәхкамә каршына узган ел август ахырында урам сугышында катнашкан алты кафказлы баскан. Ул сугыш нәтиҗәсендә 2 кеше һаләк булган, 9-ы каты яраланган иде. Шул хәлдән соң Кондопогада киңкүләм тәртипсезлекләр, кибетләрне җимерү башланды һәм Кавказдан чыгучыларны эзәрлекли башладылар. Ислам Могамадовка үтерүдә гаеп белдерелгән, калганнар, кешегә авыр тән җәзалары китергән хулиганлыкта гаепләнәләр. Бу эш ачык мәхкамәдә карала.
XS
SM
MD
LG