Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баладан баш тарткан татар хатыннары


Русиядә яшәүче халыклар арасында татарлар үзләренең картларын-карчыкларын дәүләт карамагына бирми, үз балаларыннан баш тартмый дигән фикер таралган. Әмма Русиянең балалар йортларында татар хатыннарыннан туган ташландык балалар да бар.

Хәзер Русиядә 800 меңнән артык ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм бала бар. Һәр ел шуларның 7-8 меңе Русиядә үзендә гаиләләргә асрамага алына. Чит илләргә елына якынча 5-6 мең бала китә. Димәк, шул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларның якынча ике проценты гына гаиләгә эләгә. Соңгы елларда патронатный гаиләләр саны арта бара, әмма хезмәт хакы алып бала баккан ата-ана күп очракларда тулы мәгънәсендә гаилә була дип әйтеп булмый.

Чит илләргә китүче балаларның күбесе Америкага эләгә. Шулар арасында татар аналары тапкан балалар да бар.

Китте – бетте, дип әйтергә була. Әмма кайбер американ ата-аналар тәрбиягә алынган баланың биологик ана-атасын эзләп табарга тырыша. Әлбәттә, алар үзләре Русиягә килеп эзләми, аларга эзләү эшендә безнең Русия ватандашлары ярдәм итә. Шундый бер аналар эзләүче безнең сорауларга җавап бирергә риза булды.

- Нигә бу балаларны, күп очракта хәлсез балаларны, американнар үзләренә ала?

- Эш менә нәрсәдә. Америкада үзендә балалар йортлары юк, чөнки анда баласыннан баш тарткан аналарның саны күп түгел һәм шундый ташланган балаларны көтеп кенә торалар - шунда ук гаиләләргә алалар. Русиядән бала килеп алучы Америка хатыннары күбесенчә яшь чагында карьера эшләгән, зур хезмәт хакы алырга тырышкан, ә инде вакыт үткәч, үзенең баласын табу я мөмкин түгел, я куркыныч инде. Америкада үзендә дә ак тәнле баланы асрамага алу мөмкин, әмма андый баланы табу авыр, ничәшәр ел көтәргә кирәк. Ә безнең Русиядә андый кемгә дә кирәкмәгән ак тәнле балалар саны миллионга якынлаша.

Килеп бездән балалар алучы күп кенә американ аналарның үз балалары да бар. Алар соң нигә бездән килеп тагы бала ала? Андый аналар яхшылык эшләргә омтыла, алар шулай бер-ике баланың гына киләчәген булса да, яхшыртырга тырыша. Чыннан да, безнең Русиядә балалар йортында үскән балаларның киләчәге әллә нинди уңышлы һәм бәхетле түгел бит. Киресенчә, гадәттә балалар йортыннан чыккан егетләрнең һәм кызларның тормышы бик аяныч була.

- Нигә соң Америка ана-атасына асрамага алынган баланың биологик гаиләсен эзләү кирәк?

- Американнар шундый алынган балаларның нинди милләттән булуын ачыкларга, шул милләтнең тарихын, традицияләрен белергә тырыша. Бала үсә барган саен, аңа шул тарихны һәм традицияләрне өйрәтә барырга тырышалар. Шулай ук Русиядә калган биологик ата-анасының нинди сырхаулары булган, аларның Русиядә тагы нинди туганнары бар, шуны белергә, аларның фотоларын да табарга тырыша. Американ ата-аналар эзләүче аша биологик анага акча да җибәрә, аннан соң күп кенә американ гаиләләр Русиядәге аналарга даими рәвештә акча җибәреп тора.

- Ник американнар баласын ташлаган анага акчалата ярдәм итә?

- Алар бу рәтсез яисә бәхетсез аналарга рәхмәт укый, чөнки ул ана баласын какмаса иде, аны ташламаса иде, ул бала бу американ анага эләкмәс иде. Алар бу Русиядә калган биологик ананы да кардәш-ыру диеп саныйлар. Шул баланың Русиядә калган туганнары да аларга кардәш-ыру, чөнки алар шул ук анадан яисә шул ук атадан туган. Эзләүче шундый биологик ананы тапкач, аңа Америкада яшәүче баласының фотоларын бирә, американ анадан рәхмәт хаты тапшыра, һәм әлбәттә, Америкадан килгән акчаны да бирә. Эзләүче бу биологик ананы фотога төшерә, аңардан Америкага баласына хат язуны сорала. Шулай итеп, бу Русиядәге ана Америкадагы баласы белән элемтәгә керә.

Әлбәттә, бу безнең эзләүче, үзе милләте буенча татар булса да, төрле милләтәге биологик аналарны эзләп тапкан инде. Ул берничә татар анасының тарихын сөйләде.

Бер шундый татар анасы, яшь кыз вакытында корсакка уза, читкә китеп Русанна исемле кыз бала таба һәм аны балалар йортында калдыра. Русанна тугыз яшенә кадәр Идел янындагы бер шәһәрнең балалар йортында тәрбияләнә. Аннан соң аны яңа ата-анасы Канадага, Квебек провинциясенә алып китәләр. Русаннага хәзер 16 яшь, ул татарча белми, урысча һәм французча сөйли. Ана кеше моннан соң ике кат иргә чыга, ике ирдән ике малай таба. Хәзер Башкортостанның Балтач районында бер татар авылында яши. Малайлары мәктәптә яхшы укый, әмма үзе ире белән арака эчәргә ярата. Канададагы ата-ана әлегә бу татар хатыны белән элемтәгә керергә ашыкмый, шуннан Русаннаның биологик анасы аның кайдалыгын белми. Аның нинди тормышта яшәвен дә белми. Бәлки ул беренче баласы турында уйламый да торгандыр? Ә Русанна аны якты дөньяга табучы татар хатыны турында һәрвакыт уйлап тора, зуррак үскәч, Русиягә килеп, бу анасын күрергә, ир туганнары белән танышырга тели.

Тагы бер аяныч тарих. Зульфия исемле бер татар кызы Ставрополь краенда зур бер нугай авылында яши. 15 яшендә аны ике туган апасының ире көчли. Зульфия шулай әйтә, ә ир кеше әйтә, юк, бу Зульфия үзе гаепле, ди. Ничек кенә булмасын, Зульфия бу эш турында кемгә дә әйтми, ә карынында бала үсә башлый. Корсак зурайгач, анасы бу хәлне белгәч, авыл халкы бу хурлыкны тоймасын өчен, Зульфияне Ставропольга алып китәләр. Анда ул Тамерлан исемле ир бала таба һәм ата-анасы аңардан баш тартырга куша. Зульфия, 16 яшьлек кыйналган-куркытылган кыз, кирәккән кәгазьләргә кулын куя. Ә инде өйгә кайткач, елый-елый үкенә башлый. Һәм шунда үзенә максат куя – акча җыеп, баласын кире кайтарырга. Баладан баш тартсаң, аны инде сиңа кем дә кайтармый, әлбәттә. Америкада мондый хәлдә кире кайтарырга була, ә бездә, Русиядә, ярамый. Әмма Зульфия безнең илдә акча бик күп ярамаган эшләрне дә эшләргә мөмкинлек биргәнен яхшы белә. Шуннан ул ике ел плантацияларда эшли, акча табарга тырыша. Әмма хуҗаларга помидор, йөзем үстереп кем баеганы бар? Тагы ике ел ике туган сеңелләре белән Нальчик һәм Сочи базарларында сатучы булып эшли. Әлбәттә, анда да акча күп эшли алмыйсың. Зульфиянең ана хисе сүнми, көчәя генә бара. Нишләргә белмичә, каян акча табарга белмичә, Зульфия Төркиягә акча эшләргә китә. Нинди эшкә дисәгез, ул анда фахишә булып эшли. Ярты ел эшләп, кире өенә кайта. Күпмедер акча китерә, әмма бу акча әле аз була. Тагы ярты ел эшләргә дип Зульфия кире Төркиягә киткәч, бер атнадан соң бу нугай авылына безнең эзләүче килә. Зульфия белән телефон аша сөйлиләр. Шуннан бирле Зульфия һәр көн елап-елап эзләүчегә шалтырата башлый. Эзләүче аңлата – Зульфия баласын ничек тә кире кайтара алмый, бәлки, кайчан булса баласы үзе Америкадан килеп күрешергә мөмкинлек кенә бар. Шулай итеп, Зульфиянең чит илләргә китеп тәнен сатуы юкка гына булып чыкты. Зульфиянең ачы елауларын ишеткән бер клиенты, төрек егете, ник елаганын сорый. Зульфия эш нәрсәдә икәнлеген аңлата. Төрек егете Зульфияне бик жәлли һәм аңарга иргә чыгарга тәкъдим итә. Алар өйләнешәләр һәм аларның узган сентябрьда тагы бер малайлары туды. Әле Зульфия ике улының кайчан булса очрашуы турында хыял итә. Шундый хәлләр дә була.

Тагы бер тарих. Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Ольга, атасы татар, анасы урыс, 15 яшендә күрше подъездта яшәгән биек, чибәр егет белән очраша башлый. Корсакка уза. Анасы моны тойгач, Ольга анасына әйтә, бу егет мине көчләде, ди. Скандал була. Егет анасы белән квартирларын сатып башка шәһәргә күчеп киткән. Ольга баланы тапкан һәм аңардан баш тарткан. Безнең эзләүче бу гаиләне тапкач, Ольга хәлләрнең чынында ничек булганын сөйли һәм теге егет белән үзе теләп булганын әйтә. Шунда анасы бик гарьләнеп, бәргәләнеп кызына кычкыра: «Кызым, нишләдең? Ник алдадың? Үзебез үстерер идек онукны, кемгә дә бирмәс идек». Әмма соң инде, кем дә баланы кире Америкадан кайтара алмый.

Тагы бер язмыш. Ташкент каласында яшәгән Светлана исемле татар кызы, 1994 елда, дуслардан, ыру-туганнардан яшеренеп, кыз бала таба. Ул балага Зульфия исеме бирәләр һәм ялган документлар белән балалар йортына урнаштыралар. Ә соңгарак Америкага озаталар. Зульфиягә 12 яшь тулгач, ул үзенең американ ата-анасыннан Үзбәкстанда калган туган анасын эзләп табуын сорала. Безнең эзләүче, күпме генә эзләмәсә дә, Үзбәкстанда шул татар кызы Светлананы таба алмаган. Балалар йортына баргач, ул еллардагы документлар юк ителгәнлеге беленә. Ә балалар йорты директоры, хатын кеше, Үзбәкстаннан качып киткән икән, чөнки ул Зульфия эшенә ошаган тагы берничә шундый эшне эшләп, Үзбәкстан хокук саклау хезмәтләре аңа каршы җинаять эше ача. Шулай итеп, Америкада яшәүче татар кызы Зульфия, күпме генә туган анасын күрергә теләмәсә дә, аны гомерендә кайчан да күрәлмәс дип уйларга була.

Ирек Биккинин, Мордовия

XS
SM
MD
LG