Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дигитал телевидение Татарстанга да килеп җитте


Авылда хәзер печән өсте шуңа да халык әлләни телевизор карамый. Эш бераз гына басыла башлас исә, әби-апалар сыер савып кергәчтен дә сериал карарга, ир-атлар яңалыклар карарга керешә. Ярый да ул өеңдә телеканаллар тотса. Бүген республикада ни телевизоры күрсәтми, ни радиосы тотмый торган авыллар шактый бит әле.

Шул нисбәттән халыкның көнкүренешен ямьләндереп җибәрер өчен Татарстан җитәкчелеге республикага дигитал телевидение кертте. Чәршәмбе “Эфир” телеканалында узган тантанада республика президенты Минтимер Шәһмиев, аны үзе ачты. Шуңа да барлык җирле телеканалларда, матбугатта бу тема шау ярды, гәрчә халык моның ни икәнен аңлап бетермәсә дә. Татарстан җитәкчелеге дигитал телевиденияне кертүне зур яңалыкка санасада, башка төбәкләрдә бу тәҗрибә инде берничә ел эшләп килә. Мәсәлән, Хантый манси автоном округының Югра дәүләт телеканалы бу эш белән биш елга якын шогылләнә. Алар да башта бу өлкәне чәчәк атыр дип уйлаган, ләкин ләкин 5 ел узуга карамастан анда әле бүгендә бу телевидения әлләни үсеп китә алмы икән, ни өчен бу турыда Төмәндәге бер телевидения хезмәткәре Евгений Турбин җавап бирә.

Югра дәүләт каналында инде биш ел дигитал телевидениядә эшлиләр. Монда барлык проблемма шунда ки, халыкның алгыч алырга акчасы юк. Бездә аның бәясе якынча 600 доллар. Ә халык карамагач, димәк бу телевидения табыш китерми. Күп очракта кешеләр аналог белән дигиталь телевидениянең аермасын сизми дә, шулай булгач ни өчен кыйммәтерәк түләргә дип уйлый ул.

Безнең республикага килгәндә дигитал телеканалны карау алай ук кыйммәткә төшмәскә тиеш, белгечләр әйтүенчә моның өчен бары тик 300 гә махсус алгыч алырга кирәк. Ә аннан соң инде җаның ни тели шуны карый аласың. Әлегә бу эш тәҗрибә буларак кына оештырыла, бу эш рәсми рәвештә гамәлгә кертелгәч билгеле телеканал караган өчен түләүләр булачак.

Мондый яңалыкның файдалы яклары турында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бүлек җитәкчесе Станислав Степанов сөйли.

Әлбәттә бу беренче чиратта рәсемнең сыйфаты, икенчесе ул район җирлегендә яшәүчеләр күбрәк каналлар карый алачак. Мәсәлән безнең Казанга килгән дә монда бер каналда 18 программа булачак. Дигитальнең дулкыннар алар күпкә көчлерәк, һәм төрле ераклыкка авырлыксыз барып җитә ала. Шуңа күрә Республиканың иң ерак авыллары ңда телевизор карый алачак.

Бүгенге көндә дигитал телевидение Казанда һәм аңа якын территориядә - өлешчә Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Югары Ослан районнарында күрсәтелә. Барылыгы - 16 канал. Якын арада Чаллы, Түбән Кама һәм Саба якларына да кертеләчәк. Алга таба республика буенча 55 тапшыргыч урнаштырылачак һәм дигитал телевидение иң ерак һәм калкулыклар арасында утырган авылларга да барып җитәчәк.

"Россиядә хәзер газлаштыру белән шөгыльләнәләр, ә безне инде 5 ел бу мәсьәлә борчымый. Мәктәпләрне компьютерлаштыруда да шундый ук хәл. Дигитал телевидение авылларда телеканаллар санын арттырудан тыш, шулай ук Интернет хезмәтләрен дә тәкъдим итәчәк. Дигитал эфирга никадәр тизрәк күчсәк, чыгымнар да шуның кадәр азрак булачак. Чөнки күчеш чорында дигитал телевидениене һәм гадәти ешлыкларны икесен берьюлы эшләтергә туры киләчәк", - дип аңлатты М.Шәймиев. Аз керемле халык катламы өчен ул алгычларны кредитка сату мөмкинлекләрен уйларга кушты. Хәзер халыкны берни белән дә шаккаттырып булмый. Казанда инде күпләрнең өйләрендә кабельле телевидения аша 80-90 телеканал күрсәтә. Шуңа күрә республикага дигитал телевидение кергәч көндәшлек тагын да көчәя. Бу турыда Станислав Степанов фикерен тыңлыйк.

Казанга дигитал телевидения кертелгәч, аның кабель телевидениясе белән көндәшлек итүе мөмкин. Бу очракта инде бәяләрне кем арзанрак куя халык шуңа тартылачак. Авылларга килгәндә исә, монда әлбәттә кабель телевидениясе дигиталь телевидениягә тиңдәш була алмый.

Кабелле телевидения хезмәткәрләре бу мәсьәләгә ничек карый, бу турыда телеканналлар белән эшләүче бүлек белгече Игорь Железнов сөйли

Яңа кертелгән дигитал телевидение ул бары тик рәсемнең сыйфатын яхшырту максатыннан гына эшләнә булса кирәк, анда бөтен кеше карый ала торган каналлар гына күрсәтәчәк. Ә кабелле телевидения ул түләүле телевидения. Әгәр дигитал телевидения дә гадәти каналлардан тыш башка каналлар күрсәтергә тели икзән, ул барыбер безнең опреаторларга мөрәҗәгать итәчәк, һәм ул шулай ук түләүле булачак. Бу очракта көндәшлек булмый ә киресенчә операторларның эшчәнлеге генә кидәя

Шулай итеп Татарстан телевидениясе өлкәсендә зур яңалыкларкерергә тора, аларның рәсми рәвештә гамәлгә кертелүе берәр айдан булачак.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG