Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран телевидениесе АКШ галимнәренең гаеп тануын күрсәтте


Иран телевидениесе күрсәткән ике галим үзләренең чыгышларында Тәһранга карата корткычлык эшләре белән шөгылләндек дип белдерә. Алар икесе дә АКШ һәм Иран ватандашлары булып санала. Галимнәрнең берсе – Хале Эсфандиари Вашингтонда Вудро Вилсон халыкара үзәгендә эшләгән, икенчесе – Киан Таҗбахш –Американың ачык җәмгыять институтында. Алар икесе дә Тәһранда кулга алынганнар, хәзерге вакытта төрмәдә утыралар. Иран хәкимиятләре аларны күзләүдә гаепли. АКШ дәүләт департаменты вәкиле Шон МакКормак “Бернинди гаепсез кешеләрне шул рәвештә Иран телевидиниесе күрсәтүе – безне тетрәндерде. Аларны шикле гаепләүләр белән, бөтен халык алдына чыгарып күрсәткәнче, Иран хакимиятләре ул кешеләрнең тиз арада гаиләләре белән кушылуын кайгыртсын иде,” диде.
XS
SM
MD
LG