Архангельский мэры Александр Донскойга вәкаләтләрен кирәгеннән артык файдалану гәебе белдерелгән.
Тикшерүчеләр мәгълүмәтенә караганда, шәһәр башлыгы, үзенә һәм гаиләсенә тән сакчылары булдырган, аның өчен 4 миллион сум бюдҗет акчасын сарыф иткән. Әгәр дә гаебе расланса, Доскойга 7 ел төрмә яный.
Архангельский мэры узган елның ноябереннән алып тикшерү астында. Кичә аны тикшерү тәмамланганчы дип, вакытлы төрмәгә яптылар.