Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньядагы татарларга ярдәм итүче үзәкне киләчәктә ни көтә?


Русия күләмендә Казан мәктәрләрендә беренчеләрдән булып Интернет кертелде. Инде замана таләпләренә туры китереп хәзер Вай-Фай яки чыбыксыз Интернетка тоташтыру күздә тотыла. Боларның барысын да Казанның мәгълүмат-диагностик үзәге башкара. Шулай ук әлеге үзәк читтәге милләттәшләребезгә дә ярдәм итә. Чөнки бу оешманы үзен дә читтән, ягъни Санкт-Петербургтан күчеп килгән милләттәшебез Мөдәррис Каюмов җитәкли. Ләкин инде эш җайга салынды дигәндә дә генә бу үзәккә үзгәрешләр кертү карала җитәкчелек таарфыннан.

Галим Мөдәрис Каюмовны яхшы белгеч буларак Казанга Санкт-Петербургтан чакыртып китергәннәр иде. Моннан 7-8 ел элек килеп урнашты ул Татарстан башкаласына һәм җиң сызганып эшкә тотынды - Казан мәгълүмати-диагностик үзәген оештырып җибәрде. Әлеге үзәк шәһәрнеке генә саналса да, ул дөньякүләмендәге барлык татарларга хезмәт итә. Мөдәррис Каюмов ачкан “Татар виртуаль гимназиясе”, “Татар китапханәсе” проектлары гына шактый милләттәшләреюезгә ярдәм итте. Мәсәлән Татар виртуаль гиназиясенең Интернаттагы сәхифәсе ярдәмендә Русия төбәкләрендә татар мәктәпләрен ачу юнәлешләре бирелгән. Казан шәһәре мәгълүмати-диагностик үзәге җитәкечесе Мөдәррис Каюмов:

Казанда 10-15 ел тупланган татар гимназияләре тәҗрибәсен туплап эшләдек. Татарлар эшли торган төбәктә татар мәктәбен ничек ачарга мөмкин ярдәмлек булып тора.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты Мөдәррис Каюмов шулай ук татар китапларын Интернетка куйсак күбррәк кеше укый алачак ди. Аларның үзәге Интернетта ачкан “Татар китапханәсе” сәхифәсендә хәзерге вакытта 200дән артык китап бар. Милләттәшләребез укыйсы килгән китапны Инетернетка куярга сорап шалтыраталар икән. Мөжәррис Каюмов дәвам итә

Бер егет 2нче татар гимназиясендә укыган, аннары гаиләсе белән Лондонга күченеп киткән. Бездән шул-шул китапны куегыз әле дип сорады.

Әлеге үзәк киләчәктә Санкт-Петербург китапханәләренең Көнчыгыш бүлекләрендә саклана торган гарәп китапларын да Интернетка кую ягын күздә тота. Чөнки бүгенге көндә Казан галимнәре, аспирантлары аларны өйрәнү өчен Санкт-Петербургка барырга мәҗбүр. Интернетта ул кирилл графикасында булачак. Мөдәррис Каюмов:

Гарәп графикасын кириллга әйләндерү бүенча программистлар эшли

Бүгенге көндә Казан мәгълүмати-методик үзәктә бары 7генә программист эшли. Мөдәррис Каюмов сыйфатлы белгечләр җитми ди. Шулай ук монда методик ярдәм дә күрсәтелә. Киләчәктә исә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе бу үзәкнең нигезе итеп нәкъ шул фәнни-методик эшне калдырмакчы була. Болай була калса, 7-8 ел татарлар өчен эшләнгән заманча технологияләргә нокта куелачак. Шулай ук Казан мәктәпләрен яңа заманча технологияләр өлкәсендә үстерү дә чәлпәрәмә килергә мөмкин. Бу үзгәрешләр билгеле, яңа җитәкчелек килгәч башланды. Һәркем үз кешеләре белән килә бит. Күрәсең, бу урынга башка кешене утыртуны күздә тотадыр яңа Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе. Мөдәррис Каюмов:

Яңа кешеләр барысын да белеп тә бетермиләр, әле аңлар өчен вакыты җитәргә тиеш.

Әйтергә кирәк, Казанның элекке җитәкчесе Камил Исхаков күп кенә яхшы белгечләрне үзе янына Ерак Көнчыгышка алды. Мөдәррис Каюмовны да яхшы белгеч буларак Хабаровскига чакырганнар. Зур акчалар вәгъдә иткәннәр. Ләкин бер тапкыр чит җирдә – Санкт-Петербургда адашып йөргәе Мөдәррис Каюмов баш атрткан. Аның Татар илендә дөньядагы татарларга хезмәт итәсе килә.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG