Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге татар егете үтерелүгә каршылык белдереп урам җыены үткәрде


Әлеге урам җыелышының тавышы күп булса да, үзе ул кечкенә иде. Үзем дә күзем дигәндәй, шул ук әлеге дә баягы Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге хезмәткәрләре плакатлар тотып чыккан, гәрчә яшь егет үлеменә күбрәк яшьләр ризасызлык белдерергә тиешле булсалар да. Пикетчылар, Казанның ирек мәйданында урнашкан, Русиянең Татарстандагы вәкәләтле вәкиллеге бинасы янына җыелды. Монда чыгуның максатын үзе дә шушы чарада катнашкан Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең Казан бүлеге җитәкчесе Ринат Юсупов сөйли.

Башланды шуннан Таджик кызын үтерделәр Петербурда, Мәскәүдә әрмән егетен, Воронежда үтерелеп бара рус булмаган кешеләрне үтерү бара. Экстремизм дип шаулыйлар, Мәскәү думасында экстремизм турында кануннар кабул итәләр, болай уйлап карасаң экстремизм Петербурдан, Мәскәүдән килә. Бөтен афәт килә шушы подъездан, монда Русия вәкилчелеге утыра, Биляев – татарларны яратмый, Салагаев бар, алар өчен монда урын да табылып тора профессор урыннары, яңа фәннәр табылып тора алар өчен. Без телибез монда эш урыннарын киметсеннәр, я булмаса бөтенләй ябсыннар бу шымшы бинасын.

Пикетта Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең Русия президенты Владимир Путинга, Эчке эшләр министрлыгына, Федераль иминлек хезмәтенә күпмилләтле Русиядә милли фашизм хәрәкәтен бетерергә кирәк дигән мөрәҗәгатен өләштеләр. Әлеге үзәк җитәкчесе Зәки Зәйнуллин урам җыелышында аеруча актив иде. Русия вәкиллеге бинасына да ул берничә тапкыр кереп чыкты. Ләкин җавап бирергә чыгучы булмады. Пикет вакытында Зәки Зәйнуллин бу мәсьәлә буенча Азатлыкка менә ни диде.

Әле генә миннән телевидения журналистлары сорый сез татар милләтен күтәрәсез ди. Әйе күтәрәбез, нигә без хәзер рус астына кереп үлергә тиеш мени. Ятып калганчы атып кал ди безнең халык. Безгә оешырга кирәк хәзер, урыс суга икән, аңа сугырга кирәк, үтерә башлады бит ул безне хәзер. Әнә шул эшсез йөргән малайларны котырта ул хәзер. Русның ашарына да, эчәренә дә юк, ул әйтә вот Татарлар, Чуашлар гаепле, Бурятлар гаепле, Русияне заняли ди. Окадан алып Тын окенга кадәр Русның яулап алган җирләре ул, аның җирләре түгел.

Пикетка чыккан Кабан арты мәчетенең имамы Исхак хәзрәт Лотфуллин бу мәсьәлә буенча менә ни диде.

Петербур шәһәрен салган вакытта 500 мең кешене куып китерделәр. Аларның 300 меңе татар иде. Бу кешеләрдән берсе дә кайтмады. Петербур төзелгән вакытта ук ул татар шәһәре иде.

Пикетта шулауй ук Төрек лицейларын ябуга каршы мөнәсәбәт белдергән плакатлар да бар иде. Бу плакатны тотып торучы Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге президиум әгъзасы Галишан Нуриәхмәт әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.

Русиядә бөтен татар мәктәпләрен ябып бетерделәр, Төрек лицейларын ябып бетерделәр, хәзер Татарстанда да шул лицейларны ябарга торалар, татар милләтен күзгә карап бетерәләр, радиосы юк, телевидениясе юк. Бу пикетларның файдасы әлләни зур булыр дип ышанмыйм, чөнки федераль хокүмәтнең башка милләтләргә игътибары юк.

Булмас ру сәхифәсе язуынча аноним чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә 21 июль, шимбә көнне, Ирек мәйданындаТатарларга каршы корылган митинг булачак. Монда җыелган халык үзләренең, татарларга каршы булган эчтәлекле, плакатларын күтәрәчәкләр дип көтелә. Ләкин әлеге хәбәрне әзерләгән вакытта иртәгә бу митингның булмаячагы билгеләнде.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG