Афганыстанда бер төркем Көньяк Корея ватандашларын һәм ике Германия кешесен талиблар тотык итеп алган.
16 кореялы пәнҗешәмбедә Кабулдан Кандагарга барган вакытта талиблар автобусларын камап алган.
2 германия ватандашы һәм аларны озата баручы 6 әфганлы чәршәмбе көнне талиблар тарафыннан урланган иде. Талиблар, әгәр дә Германия гаскәрләрен Әфганыстаннан чыгарса, ул кешеләрне иреккә җибәрәчәкбез дип әйткән. Ә инде кореялыларга карата әлегә бернинди шартлар да куелмаган.