Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камчаткада гейзерлар үз хәленә кайта


Камчаткада кайнар су чыга торган гейзерлар үзәне экскурцияләр өчен яңадан ачылган. Табигатьне саклау оешмасы, өстәмә иминлек чаралары күрелгән хәлдә, туристлар маршрутын ачарга рөхсәт биргән. Тиңдәше булмаган гаҗәеп табигый тыюлык июнь башында сил ташкыны төшү нәтиҗәсендә ябылган иде. Сил ташкыны ул вакытта бу үзәннең өчтән ике өлешен каплады. Хәзер инде кайнар сулы гейзерлар яңадан ата башлаган, дип хәбәр итә “Азатлык” хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG