Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат гаугалы җинаять эшенең сәяси нигезен таба


Мәскәүнең адвокатлар пулаты президенты Генри Резник, Русиядәге гаугалы кайбер җинаять эшләрен сәяси нигезләмәләрдә кузгатылган дип белдерде. Җурналистлар белән очрашуда, ул шундый эшләрдән, Михаил Ходоркоский, Владимир Гусинский һәм Манана Асламзян бәйле булган җинаять эшләрен атады. Танылган адвокат Борис Кузнецовка карата дәүләт серен фаш итүдә гаепләнеп ачылган җинаять эшен, «хокук саклаучы оешмаларның үч алуы» дип белдерде. Резник тагын бер мәртәбә, барлык адвокатлар да Кузнецовны яклар өчен күтәреләчәк дип, ассызыклады.
XS
SM
MD
LG