Пакыстан Югары мәхкәмәсе, бүген президент Пәрвәз Мөшәррәф тарафыннан март аенда илнең югары хәкиме урыныннан азат ителгән Ифтикар Мөхәммәт Чаудрины яңадан элекке эш урынына кайтару турында карар кабул итте.
Мәхкәмә, Чаудрины эшеннән бушату канунлы булмаган дип белдерде.
Эшеннән алынганнан соң ул Пакыстан оппозициясе лидерларының берсенә әверелде. Аңа теләктәшлек беледереп, урам җыеннары, эш ташлаулар үткәрделәр.
Пакыстан премьер-министры Шәүкәт Азиз, хәкимиятләр мәхкамә карарын Чаудри файдасына кабул итә, ләкин монда җиңү я җиңелү турында сөйләү иртәрәк дип белдерде.